news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советы комиссиясе Казан шәһәре Башкарма комитетында күчмә утырыш уздыра

Утырышта өлешләп күпфатирлы йортлар төзүдә катнашып алданган кешеләрнең проблемаларын чишүнең барышы турында фикер алышу көтелә

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советының “Россия гражданнарына үтемле һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыруга күзәтчелек итү буенча комиссиясе Казан шәһәре Башкарма комитетында күчмә утырыш уздыра. Анда өлешләп күпфатирлы йортлар төзүдә катнашып алданган кешеләрнең проблемаларын чишүнең барышы турында фикер алышу көтелә.
ТР Дәүләт Советы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, утырышта, депутатлардан тыш, ТР Прокуратурасы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Иҗтимагый палата һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot