news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советы киңәшмәсендә Идел буе федераль округы контроль-хисап органнары җитәкчеләре җирле дәрәҗәдә тышкы финанс контролен оештыру мәсьәләсен тикшерәчәк

ТР Дәүләт Советы киңәшмәсендә Идел буе федераль округы контроль-хисап органнары җитәкчеләре җирле дәрәҗәдә тышкы финанс контролен оештыру мәсьәләсен тикшерәчәк

(Казан, 5 октябрь, «Татар–информ»). 7 октябрьдә Казанда Идел буе федераль округы контроль–хисап органнары җитәкчеләре муниципаль берләшмәләрнең бюджеты үтәлүне контрольдә тоту мәсьәләсе турында фикер алышачак.

Кабул ителгән закон актларының күп булуына карамастан, җирле үзидәрәләрне реформалаштыруга бәйле сораулар һәм проблемалар әле бик күп. Шуларның берсе – җирле дәрәҗәдә тышкы финанс контролен оештыру – 7 октябрьдә ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасы парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында һәм РФ Хисап палатасы һәм Россия Контроль-хисап органнары ассоциациясе башлыгы Сергей Степашин җитәкчелегендә узачак киңәшмәгә чыгарыла.

Хисап палаталары җитәкчеләре күчеш чоры тәмамланыр алдыннан тәҗрибә алышачак, үз карашларын нигезләячәк, муниципаль берләшмәләр белән үзара аралашу буенча беренче урында торган бурычлар планын эшләү, шулай ук федераль коллегалары белән җирле үзидәрә турындагы законнар җыелмасында кирәкле төзәтмәләр кертү кирәклеген сөйләшәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot