Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасына яңа җитәкче сайлап куелды
Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аңа ышанычын белдерде
(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР парламентында V чакырылыш ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасының беренче утырышын уздырыла. Әлеге палата ТР парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин инициативасы белән булдырылган иде һәм 2009 елдан аңа Евгений Ефимов җитәкчелек итте.
Бүген исә палатаның яңа рәисен сайлап куйдылар. Бу урынга ТР “Ватан“ (“Отечество”) берләшмәсе җитәкчесе Тимур Камалетдинов билгеләнде. Аның кандидатурасын утырышта катнашучылар барысы да бертавыштан кабул итте һәм аның хакында бары җылы сүзләр генә җиткерде.
“Мин һәм безнең оешма бик зур проектларны тормышка ашырды, аеруча Ватанны саклап һәлак булучыларны эзләүләр юнәлешендә без бик күп эш башкардык. Яшьләр сәясәте өлкәсендә дә үземнең тәҗрибәм зур: мин узган чакырылыш ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасы составында да эш алып бардым”, - диде ул үзе кебек яшьләргә мөрәҗәгать итеп.
Тимур Камалетдинов алда Яшьләр җәмәгать палатасын күп эшләр көтүен, Казанның спорт буенча зур ярышлар кабул итәчәген дә ассызыклап узды. “Безнең эшчәнлек бу проектларга яшьләрне җәлеп итүгә, аларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирергә юнәлдерелгән булырга тиеш”, - диде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: ”Монда утыручылар һәм бу институтның бердәм, тыгыз элемтәдә булып эшләве минем өчен бик мөһим. Рәис үзенең шәхси сыйфатларын күрсәтеп, үз артыннан ияртә белергә тиеш. Бердәм фикер йөртеп, бергә эшләүгә зур роль уйный. Бу урынга без бик күп кандидатураларны карадык. Тимур Камалетдиновта ялгышмабыз дип уйлыйм”, - диде Яшьләр җәмәгать палатасының яңа сайланган җитәкчесенә ышанычын белдереп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз