Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт Советы "Җир сәгате" акциясенә кушыла
Бүген 20.30дан 21.30га кадәр бинаның тышкы һәм архитектур-декоратив утлары сүндереләчәк
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы "Җир сәгате" акциясенә кушыла. Бүген 20.30дан 21.30га кадәр бинаның тышкы һәм архитектур-декоратив утлары сүндереләчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тәкъдиме белән, шимбә көнне Татарстанның барлык дәүләт учреждениеләре Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) башлангычы белән ел да үткәрелә торган һәм төрле дәүләт кешеләренең ресурсларны саклау проблемаларын хәл итү, планета күләмендә экологик вазгыятьне яхшыртуда теләктәшлеген чагылдырган акциягә кушыла.
Акциянең асылы шунда: бөтен дөнья кешеләре бер сәгатькә үз теләкләре белән электр утын сүндерә, ә теге яки бу илнең символы булган биналарда тышкы декоратив утлар сүнә.
"Җир сәгате" кешелек тарихында иң зур акция санала. 2015 елда анда 172 илдән 2 млрд-тан артык кеше, шул исәптән 20 млн россияле катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз