Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев азнакайлыларны кабул итте
Депутат мөрәҗәгатьләрнең берләрен шунда ук хәл итте, мәсьәләне өйрәнү таләп ителгәннәренә җавапның соңрак булачагын әйтте.
(Азнакай, 5 август, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Физик мөмкинлеге чикле сәбәпле коляскада гына утырып йөрергә мәҗбүр булса да, язмышның бу сынавына бирешмәгән, сынмаган, сыгылмаган, рухи көче белән янәшәдәгеләрне гаҗәпләндергән кешеләргә карыйсың да, сау-сәламәт булганнарның тормыштагы юк кына борчу-җитешсезлекләргә дә зар-моң түгеп яшәргә тиеш түгеллеген аңлыйсың. Азнакай данын яклап республикакүләм, башка мәртәбәле ярышларда җиңүләр яулаган инвалид райондашыбызга үзйөрешле җайланмалы коляска алуда ярдәм сорап ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев кабул итүенә килгән социаль яклау бүлеге белгече бу кадәр үк мөнәсәбәтне көтмәгән иде булса кирәк, бераз каушап та калды, дип яза районның “Маяк” газетасы.
–Без иң беренче чиратта менә шундыйларга ярдәм итәргә тиеш тә! – диде аны тыңлап бетергәч депутат. –Колясканы бүләк итеп бирербез! Язмыш тарафыннан кыерсытылганнар хакында кайгыртып йөрүегез өчен үзегезгә рәхмәт.
Атна башы белән азнакайлыларны кабул итү үткәргән депутатыбызга дистәдән артык кеше килде. Православие динен тотучылар храм төзелешенә нефтьчеләрдән дә ярдәм булмасмы, дип өметләнә, янгында зыян күргән гаилә, иске йорт түбәсеннән су үткән олы яшьтәге пенсионерлар, улы җитди авырулы ана, “Нефтьче” ширкәтендә су насосын ремонтлату артыннан йөргән бакчачылар да аз булса да матди ярдәм күрсәтелмәсме, дигән гозерен җиткерде. Төбәгебезнең тарихын өйрәнүче, үзе дә шактый бай мәгълүмат туплаган Җәүдәт ага Сәлахов аларны Чалпы авылы музеенда урнаштырып, яшь буынга тапшыру, тиешенчә мәңгеләштерүдә ярдәм сорый.
Депутат мөрәҗәгатьләрнең берләрен шунда ук хәл итте, мәсьәләне өйрәнү таләп ителгәннәренә җавапның соңрак булачагын әйтте. Кабул итүдә булган һәркем аның яныннан канәгатьлек алып, рәхмәтен белдереп чыгып китте, диелә район хәбәрендә
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз