news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы депутаты 16 яшьлек кызның Яңа ел теләген тормышка ашырды

Депутат Ренат Мистахов инвалид балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә йөри.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов Горький исемендәге Яшел Үзән заводы традицияләрен хуплый һәм ел саен заводта эшләүчеләрдә инвалид балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә йөри. Бу хакта Яшел Үзән районы газетасы сайты хәбәр итә.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә Ренат Мистахов Савиннар гаиләсендә булды. Ул аларның уналты яшьлек кызы Аделинаның теләген башкарды һәм аңа күп функцияле җайланма бүләк итте.

Хәзер Аделина өйдән чыкмыйча гына ксерокопия ясый һәм сканерлый ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100