Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт Советы депутатлары “Нечкәбил” конкурсында җиңүчеләр белән очраша
ТР Дәүләт Советы депутатлары “Нечкәбил” конкурсында җиңүчеләр белән очраша
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә ТР Дәүләт Советының “Бердәм Россия” фракциясе каршындагы гаилә, аналар һәм балалар мәсьәләләре буенча депутатлар төркеме әгъзалары “Нечкәбил” гүзәллек конкурсы җиңүчеләре белән очрашачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат үзәге.
Казанда 4 ел элек уздырыла башлаган “Нечкәбил” конкурсында кагыйдә буларак, 20 яшьтән алып 55 яшькәчә булган әниләр - заманча, чибәр хатын-кызлар катнаша, алар үз җиңү һәм казанышларын якыннары – гаиләләре һәм балаларына багышлый.
Хатын-кыз депутатларның конкурста җиңүчеләр белән очрашу барышында сүз гаилә һәм аналар, хатын-кыз тормышында гаиләнең роле, гаиләдә ата роле, бизнеста хатын-кыз урыны, шулай ук хәйрия турында барачак. Әлеге очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз