news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы депутатлары министрның мәгариф учреждениеләрендә акча җыюны тыйган хаты һ.б. хакында фикер алышты

ТР Дәүләт Советында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышы узды

 (Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә исә 5 мәсьәлә чыгарылган иде.

Утырышны комитет җитәкчесе Разил Вәлиев алып барды. Анда катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Данил Ибраһимовка башта ук парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Утырышта, “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы Татарстан Республикасы Законын Россия Федерациясе законнарына тәңгәлләштерү максатыннан, аның 19 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы законы проекты каралды.

Дини оешмалар РФ субъектлары башкарма хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына алдан хәбәр итмичә гыйбадәт җыелышларын аларны үткәрү өчен махсус билгеләнмәгән, әмма дини оешмаларга гражданлык-хокукый шартнамәсе буенча вакытлыча файдалануга яисә арендага бирелгән биналарда (урыннарда), дини оешмаларның милек хокукындагы җир кишәрлекләрендә, шулай ук дини оешмалар оештырган территорияләрдә үткәрә алачак.

Башка очракларда, җәмәгать тәртибен һәм дини йолаларда, тантаналарда катнашучыларның да, башка гражданнарның да иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны таләп итә торган шартларда җәмәгать урыннарында үткәрелүче гавами гыйбадәт кылулар, башка дини йолалар һәм тантаналар (гыйбадәт җыелышларын һәм дини җыелышларны кертеп), митинглар, урам йөрешләре һәм демонстрацияләр үткәрү өчен билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.

Утырышта каралган төп мәсьәләләрнең берсе ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның мәктәпләрдә акча җыюны тыю хакында язылган хаты белән бәйле иде. Киң җәмәгатьчелектә шактый ук шау-шу кузгаткан бу хат хакында парламент депутатлары да фикер алышты.

Бу мәсьәлә буенча ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов чыгыш ясады.

Чыгышында ул мәктәпләрдә мәдәни чараларны уздыруны ирекле рәвештә башкарырга кирәклеген тагын бер кат искәртте һәм әти-әниләрдән мәктәпләрдә акча җыю буенча бик күп мөрәҗәгатьләр килүен ассызыклады. Административ хокук бозулар хакында теркәлгән беркетмәләр хакында да әйтеп китте. “Мәдәни чараларга баруны Мәгариф һәм фән министрлыгы тыймый, әмма укытучыларны акча җыярга мәҗбүр итәргә дә ярамый: алар белем бирергә тиеш. Шуның өстенә, мәктәп абруена да йогынты ясала”, - диде ул.

В.Качалов исемендәге Зур рус драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Александр Славутский әлеге хат уңаеннан үзенең фикерләрен җиткерде. Аның уйлавынча, мәгариф министрлыгы балаларны граждан булудан, сәнгать аша тормыш дәресләренә өйрәнүдән тыя.

КПРФ фракциясенең ТР Дәүләт Советындагы вәкиле Артем Прокофьев исә мәктәпләрдә моңа кадәр үткәрелгән коммерцияле оешмалар акцияләрен һәм дәүләт оешмалары эшчәнлеген аерырга, әмма балаларны театр-музейларга йөртүне һич кенә дә тыймаска, мәктәп укучылары йөри ала торган мәдәни учреждениеләрнең исемлеген булдырырга кирәклеген искәртте.

Татьяна Лариона, Энгель Фаттаховның әлеге хаты мәгариф оешмалары һәм мәдәният учреждениеләре белән үзара эшчәнлек мәсьәләсен тагын да катлауландырды, дип саный. Ул театрлар гына түгел, шул исәптән музейларның хәле дә начарлануын, ата-аналарның фикерен дә искә алырга кирәклеген ассызыклады.

Илшат Әминов, чит илләр тәҗрибәсен өйрәнергә, мәктәпләрдә мәдәни тәрбия белән шөгыльләнә торган советлар булдырырга, дигән тәкъдим белән чыкты.

Илшат Гафуров исә: “Балаларның сәнгатькә мәхәббәте балалар бакчасында һәм башлангыч мәктәпләрдә башлана, тыю юлы белән генә нәтиҗәгә килеп булмый”,- диде.

Барлык фикерләрне дә тыңлаганнан соң, Илдар Мөхәммәтов ишеткәннәрен Энгель Фәттаховка җиткерергә вәгъдә бирде.

Утырышта, шулай ук, “Татарстан Республикасында милли-мәдәни мохтарияләр” законының 1 нче һәм 4 нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында"гы закон проекты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлеге һ.б. мәсьәләләр каралды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100