Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт Советы депутатлары гимназия укучыларына экстремизмга каршы көрәш турында сөйләделәр
Чара “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында узды
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген республика парламентында ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм ТР ДС каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзалары катнашында Актаныш муниципаль районының гуманитар гимназия-интернатында укучыларга экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәш буенча үткәрелә торган эшләр турында сөйләделәр. Бу хакта парламентның җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.
Укучылар белән депутатлар беренче тапкыр видеоконференция режимында аралашты. Укучылар ТР ДС ның Закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногумановка, ТР ДС каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе Евгений Ефимовка һәм ТР ДС ның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаевага кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Республиканың эчке эшләр органнары халыкны террорчылыктан саклау өчен барысын да эшлиләр, дип ышандырды Ногуманов. “Федераль куркынычсызлык хезмәте, Прокуратура яки Юстиция министрлыгы үзләре генә бу эшне башкара алмый. Без барыбыз бергә бу афәткә каршы көрәшергә тиеш”, - диде депутат.
Рафил Ногуманов ТР Президентына “Экстремизмга – юк!” айлыгы үткәрү турында карар өчен рәхмәт белдерде. Аның кысаларында укучылар өчен экстремистик агымның куркыныч икәнлеген аңлату өчен дәресләр үткәрелә. “Бу бик мөһим чаралар. Республикада дини экстремистик оешмаларның максаты – үз рәтләренә яшьләрне җәлеп итү. Безнең бурыч – яшьләргә, анда керергә ярамый, ахыры начар бетәчәк, мисал өчен башка кешеләрне үтерү белән, дип аңлатырга тиеш”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз