news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы депутатлары дәүләт бүләкләренең яңаларын гамәлгә куюны хуплады

Татарстанның халыкара абруен ныгытудагы хезмәтләр өчен Дуслык ордены белән бүләкләү тәкъдим ителә

  (Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). ТР парламентының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында кичә республика һәм федераль закон проектлары каралды. Комитет утырышында ТР ДС Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Комитет әгъзалары “ТРда халыкка адреслы социаль ярдәм турында”гы ТР Законының 51 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын һәм “ТР дәүләт бүләкләре турында”гы ТР Законын хуплап тавыш бирде. Документны ТР Президенты каршындагы Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Фәридә Волкова тәкъдим итте.

Язмача аңлатмада белдерелгәнчә,  Дуслык ордены, “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены, “Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте атказанган хезмәткәре” мактаулы исеме кебек ТР дәүләт бүләкләренең яңаларын тапшыру максатыннан, закон проекты эшләнгән.

Татарстанның халыкара абруен ныгытудагы хезмәтләр өчен, ТР белән чит дәүләтләр, РФның башка субъектлары арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек, ТРның икътисади, сәүдә, фәнни, мәдәни элемтәләр, нәтиҗәле инвестицион, хәйричелек һәм җәмәгатьчелек эшчәнлеге үсешенә өлеш кертүчеләрне Дуслык ордены белән бүләкләү тәкъдим ителә.

“Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденының ТР югары дәүләт бүләге статусын саклап, закон проекты тарафыннан “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" ордены медален гамәлгә куярга тәкъдим ителә. Шул ук вакытта гомуми таләп кертелә: “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденына тәкъдим ителгән затлар, кагыйдә буларак, шул орден медале белән дә бүләкләнергә тиеш.

“Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте атказанган хезмәткәре” мактаулы исемен гамәлгә кую исә яшьләр сәясәте өлкәсендә мәшгуль хезмәткәрләрнең хезмәтен бәяләү һәм иҗади активлыгын стимуллаштыру мөмкинлеге бирә.

Комитет “ТРда Җиңү Байрагының күчермәсен куллану турында”гы закон проектын карады. Ул ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе әгъзалары тарафыннан тәкъдим ителгән иде. Документ авторларының берсе Артем Прокофьев билгеләп үткәнчә, бу законны кабул итүгә ихтыяҗ Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүне ныгыту буенча күп санлы мөрәҗәгатьләре уңаеннан туган. Закон проекты ТР территориясендә Җиңү көнендә Җиңү Байрагының күчермәсен (копиясен) урнаштыру тәртибен билгели. “Җиңү Байрагының бер күчермәсенең бәясе уртача 200 сум тәшкил иткәндә, бу законны гамәлгә ашыру чыгымы бюджетка 619,8 мең сумга төшәчәк”, - дип билгеләп үтте депутат.

Парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин тәкъдим ителгән проектның ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланмавын белдерде. “Җиңү Байрагының күчермәсен куллану тәртибе “Җиңү байрагы турындагы” федераль закон тарафыннан билгеләгән, - диде ул. – Ә бу закон проекты федераль закон нормаларын кабатлый гына. Закон проектында каралган максатлар закон буенча көйләүне таләп итми һәм Җиңү Байрагының күчермәсен куллану турындагы мәсьәләне закон актлары нигезендә хәл итеп була”. Депутат белдерүенчә, мондый мөмкинлек Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү планында каралган.

Комитет әгъзалары “ТР Сайлау кодексына һәм ТРның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” гы ТР законы проектын, ТР Дәүләт Советының “Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен” ТР Дәүләт Советы мактаулы билгесе турында”гы карар проектын, шулай ук федераль закон проектларын карадылар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100