news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советы депутатлары Алабугада яшәүчеләрне кабул итте

Очрашуда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре күтәрелде

  (Алабуга, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Бүген Алабугада ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Татьяна Ларионова һәм Леонид Барышев торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
Шулай итеп, очрашуга 15 кеше килде. Алар гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН), җылылык тарифлар югары булуы, авария хәлендәге йорттан күченү проблемаларын күтәрделәр. Казан кунаклары билгеләп узганча, очрашуда кузгатылган барлык проблемалар да катгый контрольгә алынырга тиеш. ТКХ мәсьәләләренә багышланган киләсе очрашуда проблемалы адреслар буенча йөрергә вәгъдә иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot