news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советы депутатлары Алабуга мәктәпләрендә дәрес алып барачак

Иртәгә Алабуга мәктәпләрендә республиканың барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендәге кебек парламент дәресләре уза

(Алабуга, 27 октябрь, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Иртәгә Алабуга мәктәпләрендә республиканың барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендәге кебек парламент дәресләре уза. Алар укучыларда сәяси культура формалаштыруга ярдәм итәргә тиеш.
Алабугага укучылар белән очрашуга Татарстан Дәүләт Советы депутатлары: узган елның мартында Алабуга бер мандатлы округы буенча сайланган экология, табигый байлыклардан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Илсур Сафиуллин, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин, экология, табигый байлыклардан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы Рафаэль Нуретдинов киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot