news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы депутатлары 2015-2017 елларга республика бюджеты проектын хуплады

Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды

  (Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды. Депутатлар 20 дән артык закон проектын карады, шул исәптән “2015 елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына бюджет турында” гы Закон проектын да. Комитет эшендә ТР ДС Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

Комитет әгъзалары көн үзәгенә куелган мәсьәләләрнең беренчесе итеп, якындагы өч елга республика бюджеты параметрлары буенча фикер алыштылар. ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев һәм ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова “2015 елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына бюджет турында” гы Закон проекты турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Документ буенча фикер алышуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, комитет рәисе Альберт Хәбибуллин, комитет рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов, депутатлар Фоат Комаров, Марат Рәхимов, Валерий Власов, Николай Кольгин катнашты.

Докладчылар аларның бюджетның альтернатив вариантларын эшләү планнары, муниципаль районнарда сайлаучылар күтәргән мәсьәләләрне республиканың финанс документына кертү турындагы сорауларына җавап бирделәр. Фикер алышудан соң депутатлар якындагы өч елга билгеләнгән республика бюджеты закон проектын ТР Дәүләт Советына беренче укылышта карарга тәкъдим иттеләр.

ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов ТРның территория чикләрен һәм муниципаль берәмлекләр статусы һәм районнар составында муниципаль берәмлекләр чикләрен билгеләү турындагы законнарга үзгәрешләр кертү турындагы 15 закон проектын тәкъдим итте. Комитет бу законнарны Дәүләт Советына беренче һәм өченче укылышларда карарга тәкъдим итте.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров “ТР дәүләт органнары һәм ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматны карау мөмкинлеген тәэмин итү турында”гы ТР законы проекты турындагы доклад белән чыгыш ясады. Комитет әгъзалары документны хуплады һәм закон проектын беренче укылышта карарга тәкъдим иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100