Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Дәүләт Советы чәйни торган тәмәке сатуны тыярга тәкъдим итә
Бүген депутатлар шуңа бәйле закон чыгару башлангычы белән чыгыш ясадылар
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Россиядә снюс дип йөртелгән чәйни торган тәмәке сатуны тыю башлангычы белән чыгыш ясадылар.
"Гражданнар сәламәтлеген тәмәке төтене тәэсире һәм тәмәке тарту нәтиҗәләреннән саклау турында"гы Федераль законның 19нчы маддәсенә һәм Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.53 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы закон чыгару башлангычы бүген парламент утырышында хупланды һәм ул Дәүләт Думасына җибәреләчәк.
Утырышта чыгыш ясаган Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев билгеләп узганча, соңгы вакытта уку йортларында чәйни торган тәмәке таралуга борчылган укытучы һәм ата-аналардан алынган мөрәҗәгатьләр саны шактый арткан. Шабаев сүзләренчә, андый тәмәкедә никотин өлеше, гадәти тәмәке белән чагыштырганда, 5 тапкыр артыграк.
Чәйни торган тәмәке тиз арада ияләшү һәм бәйлелек тудыра, шулай ук җитди авырулар китереп чыгарырга да мөмкин.
ТР Дәүләт Советының закон чыгару башлангычы, аерым алганда, андый тәмәкене күпләп һәм берәмләп сату өчен җаваплылык билгеләүне күздә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз