Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^ТР Дәүләт Советы армиягә руханилар институтын кертүгә кагылышлы вәзгыять үсешен күзәтергә ниятли
^ТР Дәүләт Советы армиягә руханилар институтын кертүгә кагылышлы вәзгыять үсешен күзәтергә ниятли
(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Рифкать Тригулов). ТР Дәүләт Советы Россия армиясенә офицерлар званиесендә руханилар институтын кертү ихтималына кагылышлы вәзгыять үсешен күзәтергә ниятли. Бу хакта бүген парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев белдерде.
Армия хезмәтенә дин вәкилләрен җәлеп итү турындагы мәсьәләне ТР Дәүләт Советының 21нче утырышында Сергей Осколок күтәрде. Парламентарий, “Комсомольская правда” гәзитендәге мәкаләгә (“В войсках появятся капелланы”) сылтама биреп, РФ Баш хәрби прокуратурасы офицерлар званиесендә руханилар институтын кертү турындагы закон проектын әзерләгән, дип хәбәр итте. Шуңа бәйле рәвештә депутатның дин вәкилләренең погон йөртүе законлы булу-булмауга кагылышлы соравы туган, өстәвенә РФ Конституциясе нигезендә чиркәү дәүләттән аерылган.
Сергей Осколок шулай ук барлык конфессияләр дә хезмәткә җәлеп ителәчәкме дигән сорау бирде, чөнки РФ Конституциясе нигезендә, “бернинди дин дә дәүләтнеке яки мәҗбүри буларак билгеләнә алмый”.
ТР Дәүләт Советының 21нче утырышында депутатның сорауларын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәрехләде. Ул сорауның бик үк урынлы булмавын һәм аны тикшерергә һәм, бәлки, махсус мөрәҗәгать әзерләргә кирәк булачагын билгеләп үтте. Шул ук вакытта парламент җитәкчесе әлегә федераль дәрәҗәдә моңа бәйле бернинди дә закон проектының яки башка документның булмавын ассызыклады. ТР Дәүләт Советында шулай ук бу мәсьәләне парламент Комитетында эшкәртү йөкләнде. Бүген ул Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында каралды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз