news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы 2015 нче елга ТР бюджеты проектын беренче укылышта карады

РФ икътисадына инвестицияләр ташкынының кимүе, тулаем алганда, республикага инвестицияләр җәлеп итүдә чагылыш табарга тиеш дигән сүз түгел

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Киләсе 2015 нче елга Татарстан Республикасы бюджеты проекты социаль юнәлешкә йөз тотачак, бу өлкәгә игътибар хәтта берникадәр көчәйтелә дә. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышында билгеләп үтелде. Депутатлар "2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы 1-5 номерлы ТР Законы проектын беренче укылышта карады.

Республиканың социаль-икътисади үсеше фаразлары турындагы доклад белән ТР икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. Ул ТР бюджеты проекты параметрларының агымдагы күрсәткечләрдән үзгә булуын шәрехләп узды. 2015 нче елга ТР бюджеты проектында билгеләнгән нефтьнең экспорт бәясе баррелена 100 доллар тәшкил итә, доллар курсы – 37 сум. Хәзерге вакытта нефть бәясе 1 баррель өчен 85 доллардан гыйбарәт, ә доллар курсы инде якынча 43 сумга җитте. Артем Здунов сүзләренә караганда, әйдәп баручы финанс институтлары экспертлары нефтькә бәянең кимүе озакка сузылмаячак дип саный. Якындагы 5 елда аналитиклар нефть бәясе 1 баррель өчен 100 доллар тирәсе булыр дип фаразлый.

Министр ТР җитәкчелеге тарафыннан киләчәктә икътисади үсешкә этәргеч бирергә тиешле чаралар күрелгәненә тукталып, муниципалитетларда сәнәгать мәйданчыклары төзелеше, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендә җитештерүчәнлек үсеше, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм уңай йогынты ясаячагына ышанычын җиткерде.

Артем Здунов әйтүенчә, 2015 нче елга Татарстанның тулаем төбәк продукты 1 трлн 750 млрд сум күләмендә булыр дип көтелә. Агымдагы елда аның 1 трлн 630 млрд сум күләмендә булуын исәпкә алганда, үсеш 102 процент тәшкил итә. 2016 һәм 2017 нче елларга ТР тулаем төбәк продукты күләме үсеше 103,2 һәм 103,5 процентка тәңгәл булыр дип фаразлана.

Министр фикеренчә, РФ икътисадына инвестицияләр ташкынының кимүе, тулаем алганда, республикага инвестицияләр җәлеп итүдә чагылыш табарга тиеш дигән сүз түгел. "Алабуга" махсус икътисади зонасына җәлеп ителә торган инвестицияләр күләменең артуы шул турыда сөйли.

Әлеге мәсьәлә буенча шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2015 нче елга ТР консолидацияләнгән бюджеты керемнәренең гомуми күләме 181,6 млрд сум тирәсе булачак, ә чыгымнарның 186,9 млрд сум булуы көтелә. Дефицит якынча 5,3 млрд сум тирәсе. Киләсе елга ТР бюджеты керемнәре 147,6 млрд сум, ә чыгымнар 153 млрд сум булыр дип ниятләнә.

2016 нчы елга килгәндә, консолидацияләнгән бюджет керемнәре 190,3 млрд сум күләмендә билгеләнгән, чыгымнарның 198,1 млрд сум булуы планлаштырыла. Бюджет кытлыгы 7,8 млрд сум булачак. Республика бюджеты керемнәре 154 млрд сум, чыгымнары 162,5 млрд сум булыр дип көтелә. Бюджет дефициты – 8,5 млрд сум.

2017 нче елда исә ТР консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше 198,3 млрд сум дип, ә чыгым өлеше 210,9 млрд сум күләмендә билгеләнгән. Бюджет кытлыгы – 12,6 млрд сум. Республика бюджеты керемнәре 160,3 млрд сум, ә чыгымнары 174,2 млрд сум булачак. Бюджет дефициты – 13,9 млрд сум.

Радик Гайзатуллин аңлатканча, бюджет проектында дефицит күрсәткеченең үсүе РФ Президентының "май" Указларын үтәүгә сарыф ителгән чыгымнарның артуы белән бәйле. "Тулаем алганда, ТР бюджетының социаль билгеләнеше сакланган һәм хәтта көчәйтелгән дә. 2017 нче елда социаль-мәдәни өлкәгә бюджет чыгымнарының гомуми күләме чыгымнар өлешенең 72 проценты дәрәҗәсендә булырга тиеш", - дип белдерде министр. 2014 нче елда исә ТР бюджетында социаль-мәдәни өлкәгә гомуми чыгымнарның 63 проценты туры килә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100