news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР Дәүләт симфоник оркестры концертында танылган дирижер Энхэ катнаша
Иртәгә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында «XXI гасырның дирижерлар элитасы» циклы кысаларында Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры концерты узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында «XXI гасырның дирижерлар элитасы» циклы кысаларында Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры концерты узачак. Кичәдә оркестр белән Екатеринбургтан С.Прокофьев исемендәге IV Халыкара конкурсы, Свердлау өлкәсе губернаторы Премиясе лауреаты Энхбаатар Баатаржавын дирижерлык итәчәк. Солист булып фортепианода Мәскәү дәүләт академия филармониясе, Россия халык артисты профессор Тигран Алиханов чыгыш ясаячак.
Зур дәүләт концерт залыннан хәбәр ителгәнчә, быел композитор Людвиг ван Бетховен тууына 240 ел тула. Бөек композитор юбилеена ТР Дәүләт симфоник оркестры 3-нче санлы Ми-бемоль мажор Симфониясен (“Героическая”), фортепиано һәм оркестр өчен 5-нче Концертны, “Творения Прометея” балетына Увертюраны башкарачак.
Дирижер Энхэның әтисе дә Улан-Батор филармония оркестры белән җитәкчелек иткән һәм Милли җыр һәм бию театры сәнгать җитәкчесе булган. Энхэ Җаек дәүләт консерваториясендә “виолончель” һәм “симфоник оркестр белән дирижерлык итү” белгечлекләрен ала. Бүгенге көндә Җаек академия филармония оркестры җитәкчесе булып тора. Ул шулай ук Җаек яшьләр симфоник оркестры баш дирижеры булып та эшли. Дирижер Франция, Россия халыкара фестивальләрендә актив катнаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot