news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР Дәүләт симфоник оркестры өчен Екатеринбургка бару – зур дәрәҗә
Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының Екатеринбургта узачак гастрольләренә багышланган матбугат очрашуы узды
Скопировать ссылку
(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының Екатеринбургта узачак гастрольләренә багышланган матбугат очрашуы узды. Анда Концерт залы директоры Ленар Айкаев, РФ атказанган артисты Александр Сладковский, концерт эшчәнлеге буенча директор урынбасары Лада Лабзина катнаштылар.
Ленар Айкаев әйтеп үткәнчә, 1 һәм 2 апрель көннәрендә ТР Дәүләт симфоник оркестры Свердлау өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез соравы буенча зур концертлар бирәчәк. 1 апрельдә Татарстан музыкантлары Уральски консерваториясендә “Туган як моңнары” дип исемләнгән программа тәкъдим итәр дип көтелә. Анда оркестр республика композиторлары әсәрләрен башкарачак. Тамашачылар Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Рөстәм Яхин, Александр Ключарев, Латыйф Хәмиди, Салих Сәйдәшев һәм бүгенге заман композиторлары – Рәшит Кәлимуллин белән Резеда Әхиярова музыкасын ишетү бәхетенә ия булачак.
Оркестр белән РФ атказанган артисты Александр Сладковский дирижерлык итәчәк. Солистлар булып халыкара конкурслар лауреатлары Артур Исламов һәм ТР халык артисткасы Резеда Галимова чыгыш ясар дип көтелә.
2 апрель көнне исә Татарстан Дәүләт симфоник оркестры Екатеринбургта узачак I Бөтенроссия симфоник форумында катнашачак. Свердлау дәүләт филармониясе залында музыкантларыбыз Александр Скрябинның “Поэма экстаза”, Сергей Рахманиновның «2-нче Симфония», Рәшит Кәлимуллинның “Симфоник фрескалары” әсәрләрен уйнаячак.
“Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез классик татар музыкасын аз ишетә. Оркестр килә дигәч, татарлар бик куанды, концертыбызга билетлар инде сатылып бетте. Коллектив тамашачыга татар халкы музыкасының асыл җәүһәрләрен алып киләчәк. Концерт зур уңыш белән үтәр дип уйлыйм”, - диде Ленар Айкаев.
Оркестр белән дирижерлык итәчәк Александр Сладковский сүзләренчә, Татарстан оркестры өчен Екатеринбургка барып кайту зур тәҗрибә, үз көчен күрсәтү мөмкинлеге булачак. Екатеринбург симфоник оркестры - Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылган коллектив. Һәм бүген бу оркестр эшкуарлар ярдәменә таяна. Дәүләт бюджеты тарафыннан финанслау 40 проценттан артмый. “Республика оркестры белән эшләвемә мин бик шат. Коллектив оешуының үзенең данлыклы тарихы бар. Бүген дә оркестр зур потенциалга ия. Республикада профессиональ дирижерлар эшли. Аның алдына музыканы башкаруның югары осталыгына ирешеп, халыкка югары сыйфатлы продуктны тәкъдим итү максаты тора. Шул вакытта гына залга халык агылачак, иганәчеләр дә оркестрны акча белән тәэмин итүдә кызыксыначак”, - диде дирижер.
Ленар Айкаев проблемаларга тукталганда, классик музыка концертларына яшьләрнең аз килүен ассызыклап үтте. “Безнең максат – концертларга халыкны, аеруча яшьләрне җәлеп итү. Бу нисбәттән, быелгы сезонда балалар, студентлар һәм өлкәннәр өчен абонементлар санын арттырачакбыз. Киләсе сезонда исә бу юнәлештә эшчәнлекне тагын да активлаштырырга уйлыйбыз”, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot