news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Сәветы Рәисе Саранскида узучы киңәшмәдә катнаша

Саранскида РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиленең округ дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары җитәкчеләре белән киңәшмәсе уза

(Казан, 2 март, “Татар-информ”). Бүген Саранскида РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары җитәкчеләре белән киңәшмәсе уза. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша. Киңәшмәдә Россия Президенты Дмитрий Медведевның РФ Федераль Җыенына Юлламасы нигезләмәләрен һәм РФ Дәүләт Советы тарафыннан 2010 елның 22 гыйнварында кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыруда округның төбәк парламентлары алдында торган бурычлар хакында фикер алышу күздә тотыла, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
Киңәшмә Мордовия Республикасы Дәүләт Җыены Советында узачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot