news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“ТР Дәүләт киңәшчесе турында” ТР закон проекты беренче укылышта кабул ителде
Бу вазифага Татарстан Республикасының беренче Президенты вәкаләтләрен үтәүне туктаткан зат билгеләнеп куела
Скопировать ссылку
(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан парламенты утырышында депутатлар беренче мәсьәләләрдән итеп “Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе турында” ТР закон проектын карап беренче укылышта кабул итте. Депутатларның 81 закон проектын – хуплап, алтысы каршы тавыш бирде.
Әлеге закон проекты ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан закон чыгару инициативасы тәртибендә кертелә.
Закон проекты белән республикада, үз вакаләтләрен үтәүне туктаткан ТР Президентының тәҗрибәсеннән һәм белеменнән, Татарстанның сәяси, социаль-икътисади һәм башка төрле үсеше өчен, һәръяклап файдалану максатыннан, РФ Конституциясенең 73 һәм 76 статьялары, ТР Конституциясенең 4 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе дигән яңа вазифа гамәлгә куела. Бу вазифага Татарстан Республикасының беренче Президенты вәкаләтләрен үтәүне туктаткан зат билгеләнә.
“Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе” ТР закон проекты ТР Дәүләт киңәшчесенең статусын, аны вазифасына билгеләп кую һәм вазифасыннан азат итү тәртибен, аның компетенциясен, эшчәнлеген оештыру рәвешен һәм шартларын, төп бурычларын һәм хокукларын билгели. Дәүләт киңәшчесенең төп бурычларыннан берсе ТР дәүләт хакимияте органнарына үз вәкаләтләрен нәтиҗәле итеп гамәлгә ашыруда ярдәм итүдән гыйбарәт булачак.
Проектта ТР Дәүләт киңәшчесенең Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфасына һәм ТР дәүләт граждан хезмәте вазифасына карамавы күздә тотыла. Дәүләт киңәшчесенә, эшчәнлеге өчен, хезмәт хакы түләү каралмаган. Закон проектында бу вазыйфаны биләүченең ТР Президенты Аппараты структурасына керә торган үз секретариаты булуы билгеләнә.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot