news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт киңәшчесе Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе белән очрашты

Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе белән ТР Профсоюзлар федерациясе арасында хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алыштылар

  (Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанга эш сәфәре белән килгән Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Михаил Шмаков борынгы Болгар шәһәрендә булды һәм Болгар тарих-архитектура тыюлыгы буенча экскурсиядән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Ул тарихи һәйкәлләрне торгызу белән бергә борынгы шәһәрне яңартуга да зур игътибар бирелүенә соклануын белдерде. Ак мәчет, Икмәк музее кебек яңа корылмалар пәйда булган, бигрәк тә Болгар цивилизациясе музее белән берләштерелгән Елга вокзалын аерым билгеләп үтәргә кирәк, диде ул.
“Яңарыш” Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Михаил Шмаковка “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеге” проектын гамәлгә кую кысаларында фондның эшчәнлеге турында сөйләде. Михаил Шмаков ике ел элек Свияжскида булуын һәм утрауда киңкүләмле торгызу эшләре башланганын күрүен билгеләп үтте.
Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Минтимер Шәймиевка Чаллыда эш сәфәрендә булуы турында белдерде.
Очрашуда Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе белән Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе арасында хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алыштылар.
Очрашуда ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова һәм ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot