Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты
Очрашу Казан Кремлендә узды
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТРның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Митрополит Феофан ТР Дәүләт Киңәшчесе белән күрешкәч: “Моннан 10 ел чамасы элек мин монда РФ Җәмәгать палатасы әгъзасы буларак килдем, һәм конференциядә катнашкан идем”, - диде. Ул Минтимер Шәймиевкә моннан 50 ел элек Казан Кремлендә хәрби ант итүен хәбәр итте.
Минтимер Шәймиев исә, үз чиратында, митрополитны сәламләп, бүген христиан халкы билгеләп уза торган изге газап чигүче Вера, Надежда, Любовь һәм аларның әниләре София көне белән тәбрикләде. “Бу христиан дөньясы өчен бу бик зур бәйрәм”, - дип билгеләп үтте.
Икәүдән-икәү барган очрашу тәмамланганнан соң, митрополит Феофан журналистлар сорауларына җавап бирде. “Минтимер Шәймиев белән без − бер чор кешеләре. Ил тормшында булган вакыйгалар безнең өчен таныш кына түгел, ә без ул вакыйгаларда катнашучылар да. Минтимер Шәрип улы ул − эш итүче төп фигура һәм мин аның яныннан бәйрәм рухында чыктым, - диде Казан һәм Татарстан митрополиты. – Без бик күп мәсьәләләр хакында фикер алыштык, шул исәптә Болгар һәм Зөя тарихи һәйкәлләрен торгызу да бар. Алар бик югары профессиональлек белән торгызылган”, - дип ассызыклады ул.
Очрашу барышында киләчәккә планнар хакында да сүз булган. “Киләчәккә планнарга килгәндә, Казан дини академиясен торгызу һәм Болгарда ислам академиясенә нигез салу хакында сөйләштек. Бу бик мөһим әйберләр. Татарстанда төп ике дин —ислам һәм православие. Тынычлык һәм бердәмлек хөкем сөрсен өчен, ике аякта да нык басып торырга кирәк. Ислам динен ирекле рәвештә кабул иткән Болгар дәүләтендә ислам академиясен торгызу юнәлешендә эшләү мөһим. Казан дини академиясе Санкт-Петербург һәм Мәскәү академияләреннән дә өстенрәк булган. Аны торгызу Казан өчен дә зур дәрәҗә булачак. Боларны кичә үк башкару кирәк иде. Без моның өстендә бүгеннән үк эшли башлаячакбыз”, - диде ул журналистларга.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз