news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Киңәшчесе һәм Россельхознадзор җитәкчесе Татарстан ветеринар контроль идарәсенең бурычлары хакында фикерләште

Данкверт Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР идарәсе һәм ТР Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегиясендә катнашты

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты.

Казан Кремлендә уздырылган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртәбез: Сергей Данкверт Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең  ТР буенча идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышында булды.                                                

news_right_1
news_right_2
news_bot