news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт камера хоры Кырым Республикасында концертлар бирчәк

Концертларда Совет чорында яңгыраган, берничә буын вәкилләре яратып өлгергән җырларны ишетергә мөмкин

 (Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). Узган атна ахырында Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры Кырым Республикасына гастрольләргә китте.
Гастрольләр 16 ноябрь көнне башланды. Татарстан иҗатчыларының беренче чыгышы Херсонес исемендәге Изге Владимир кафедраль чиркәвендә гыйбадәт кылу вакытында булды. Чара Изге Мәрьям-Ана Казан иконасының Севастополь исемлегенең Кырымга кайтуы уңаеннан оештырылды.

Кич исә ТР Камера хоры “Иң мөһиме турында яраткан җырлар” программасы белән Севастопольның Офицерлар йорты тамашачылары каршында чыгыш ясады.

Бүген артистлар Евпаториянең А. С. Пушкин исемендәге театр сәхнәсендә, иртәгә исә Симферопольның Сәнгать музеенда чыгыш ясарга ниятли.

Концертларда Совет чорында яңгыраган, берничә буын вәкилләре яратып өлгергән җырларны ишетергә мөмкин. Алар арасында А. Пахмутова, Бабаджанян, О.Фельцман, А.Островский, А.Рыбников кебек композиторларның иҗат җимешләре бар. Болардан тыш, Кырым тамашачысына татар, рус, яһүд, казак, кырым татарлары фольклорын да тәкъдим итәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot