news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында табибка язылу сервисы модернизацияләнгән

2014 ел башыннан Татарстанда табибларга электрон юл белән 1,1 миллион язылу теркәлгән

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында табибка язылу сервисы модернизацияләнгән. Кешеләргә, белгечләргә язылган вакытта  уңайлы булсын өчен, хәзер медицина учреждениеләре исеме генә түгел, аның урнашкан адресы күрсәтелә. Шулай ук филиал яки бүлекләрен сайлау мөмкинлеге дә булдырылган. Моннан тыш, табибның белгечлеген сайлау һәм булган очракта аерым кабул итү шартлары белән дә танышу каралган (әйтик, кабул итү юламмалар буенча алып барылган яки гражданнарның ташламалардан файдаланучы категорияләре генә кабул ителгән очракта).

Искәртеп узабыз: Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, "ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасы һәм "Электрон Татарстан" инфоматлары ярдәмендә медицина учреждениеләре белгечләренә кабул итүгә язылырга була.

2014 ел башыннан Татарстанда табибларга 1,1 миллион электрон язылу теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100