news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша гражданлык хәле актларын теркәү турындагы таныклыкны кабат алырга мөмкин

Август аенда әлеге портал аша таныклык һәм белешмәләрне кабат алуга 5,6 мең гариза кабул ителгән

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша гражданлык хәле актларын теркәү турындагы таныклыкны (белешмәне) кабаттан алырга мөмкин.

Сервис гражданнарга электрон гариза тутырырга, дәүләт пошлинасын комиссиясез түләргә һәм әзер таныклык яки белешмәне алу өчен кабул итүгә язылырга мөмкинлек бирә.

Август аенда әлеге портал аша таныклык һәм белешмәләрне икенче тапкыр алуга 5,6 мең гариза кабул ителгән, 420 мең сумнан артыклык 2,7 мең пошлина түләнгән. 2013 елның әлеге чоры белән чагыштырган вакытта, бирелгән гаризалар саны 3 тапкыр арткан, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз, ТР дәүләт хезмәтләре порталында 185 берәмлек электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәт һәм сервис эшли.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100