news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт гимнының сүзләре дә булачак

Дәүләт Советы Президиумы якын арада Татарстан Гимнының сүзләрен язуга бәйге игълан итәргә җыена

(Казан, 27 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Дәүләт Советы Президиумы якын арада Татарстан Гимнының сүзләрен язуга бәйге игълан итәргә җыена. Бу хакта бүген Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советының Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышында хәбәр итте.
ТР Конституциясе нигезендә, Дәүләт гербы, Дәүләт флагы һәм Дәүләт гимны Татарстан Республикасының суверенлыгын чагылдыручы дәүләт символлары булып санала. Республикада “ТР Дәүләт символлары турында”гы закон да гамәлдә. ТР Дәүләт гимнының музыка авторы -мәшһүр композитор Рөстәм Яхин. ТР Дәүләт гимнының гамәлдәге музыкаль редакциясе 1993 елның 14 июлендә ТР Югары Советы карары нигезендә кабул ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot