news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле юбилеен билгеләп үтә

12-13 февраль көннәрендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ТР халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле оешуына 10 ел тулуга багышланган концерт узачак

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 12-13 февраль көннәрендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ТР халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле оешуына 10 ел тулуга багышланган зур концерт узачак. Бу турыда ансамбль җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов филармониядә узган матбугат очрашуында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле 1999 елда ТР Мәдәният министрлыгы, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе канаты астында оеша. Ансамбль төзүгә рухландыручы Россия һәм Татарстанның халык артисты, халкыбызның яраткан җырчысы Илһам Шакиров була.
2002 елда Айдар Фәйзрахманов ансамбльнең сәнгать җитәкчесе булып куела. Быелның 30 гыйнварында аңа да 55 яшь тула. «Мин һәр концертны ачканда, аның Илһам Шакиров тарафыннан оештырылган булуын әйтеп үтәм. Без бөек җырчы салган юлдан барабыз, ул таныткан традицияләрне яшәтергә тырышабыз”, - диде ансамбль җитәкчесе, татар эстрадасы җырчысы.
Ансамбль юбилейга өр-яңа программа әзерли. Айдар Фәйзрахманов сүзләренә караганда, һәр концерт теге яки бу поэма сюжетына нигезләнә. Булачак “Риваять” исемле концерт та Гамил Афзалның “Болгарлар” поэмасы сюжетына корылган. Тамашада 25 чыгышның 12се - яңа көйләр, җырлар, биюләр, инструменталь музыка булачак.
Айдар Фәйзрахманов әйтеп үткәнчә, аның фондында 1916 елгы Беренче Ватан сугышында Алманиягә әсирлеккә эләккән милләттәшләребезнең җырлары, көйләре язылган тасмалар бар. Концертта таамашачы аларны ишетү бәхетенә ирешәчәк.
Ансамбль Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә татар халык иҗатын таныта. Узган ел артистлар Тунис, Монголия, Төркия, Алмания, Польша, Төркмәнстан илләренә сәяхәт кыла. Юбилей концертыннан соң ансамбль республикабызның Актаныш, Әлмәт, Мөслим районнарына чыгып, концертлар куярга ниятли. Җәй көне ансамбль Сириягә барырга планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100