news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР дәүләт финанс контроле органнары эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр

ТРда дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацион совет утырышы булды

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Контрольда тоту эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре утырышның төп мәсьәләсе булды. Утырышта рәислек иткән ТР Хисап палатасы башлыгы Алексей Демидов хәбәр итүенчә, Хисап палатасы, Росфиннадзор территориаль идарәсе, ЭЭМ тарафыннан быел 9 ай эчендә уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә якынча 3,7 млрд сумлык бюджетка акчаларны кайтару һәм тәртип бозуларны ачыклау буенча чаралар күрелгән.

Мәсәлән, метрополитен төзелешенә бүлеп бирелгән бюджет акчаларын файдалануны тикшергәндә Хисап палатасы тарафыннан 145 миллион сумны нәтиҗәсез куллану фактлары ачыкланган.

Шулай ук ел саен бюджет акчаларын нәтиҗәсез тоту өлкәсендә финанс тәртип бозулары республиканың Икътисад министрлыгы һәм финанс-бюджет күзәтчелеге Федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль идарәсе тарафыннан ачыклана.

Марат Фәйзрахманов һәм Әнәс Адыев Совет вәкилләренә тикшерүләр нәтиҗәсендә кабул ителгән карарлар һәм финанс тәртип бозуларын бетерү буенча чаралар турында сөйләделәр.

ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов фикеренчә, финанс тәртип бозуларын квалификацияләгән вакытта сәбәпләрне анализларга кирәк.

Сөйләшүгә нәтиҗәләр ясап, Ведомствоара координацион совет күзәтчелек итү эшен берничә өстенлекле юнәлештә билгеләде. Аерым алганда, дәүләт һәм муниципаль милкен, җир ресурсларын сатканда, шулай ук дәүләт һәм муниципаль сатып алулар кысаларында товарлар, эшләр һәм хезмәтләрне алганда бәяләрнең икътисади яктан нигезләнгән булуын тикшерү. Шулай ук бюджет өлкәсендә финанс дисциплинасын ныгытуга юнәлдерелгән методик документлар әзерләнгән, дип хәбәр итә ТР Хисап палатасы матбугат хезмәте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot