news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакы күләмен 7,4 процентка арттыру турындагы закон проекты кертелгән

РФ Хөкүмәте минималь хезмәт хакы күләмен тизләтелгән индексацияләүдән баш тарткан

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте минималь хезмәт хакы күләмен тизләтелгән индексацияләүдән баш тарткан.

Узган пәнҗешәмбедә булган хөкүмәт утырышында, бюджет проекты белән беррәттән, минималь хезмәт хакын индексацияләү турындагы закон проекты тикшерелгән. Гадәттә, минималь хезмәт хакы күләме алдагы елның инфляциясенә якын күрсәткечкә индексацияләнә. Бу юлы аны 11,7 процентка - 5554 сумнан 6,3 мең сумга арттырырга ниятләнгән. Хөкүмәт утырышына тәкъдим ителгән материалларда нәкъ шул сумма күрсәтелгән. Гадәттә, хөкүмәткә килешенгән тәкъдимнәр кертелсә дә, нәтиҗәдә, ниятләнгән индексация күләме үзгәртелгән. "Интерфакс" хөкүмәтнең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасына 2015 елдан минималь хезмәт хакы күләмен 5965 сумга кадәр арттыруны күздә тоткан закон проекты кертелгән. Шул рәвешле, индексация тәкъдим ителгән 11,7 процент урынына 7,4 процент тәшкил итәчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100