Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт автоинспекциясе ерак сәфәргә чыгудан тыелып торырга киңәш итә
Татарстанның күп кенә районнарында бозлы яңгыр яву сәбәпле, юлларда катлаулы метеорологик шартлар күзәтелә
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның күп кенә районнарында бозлы яңгыр яву сәбәпле, юлларда катлаулы метеорологик шартлар күзәтелә. ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе автомобильчеләргә мондый һава шартларында транспорт белән идарә иткәндә игътибарлырак һәм сак булырга кирәклеген искәртә.
Машина йөртүчеләр күз күременә һәм юл торышына карап идарә итәргә һәм алда баручы транспорт чарасы арасында куркынычсыз дистанция сакларга тиеш. Каршы як полосага һәм юл кырыена чыгу белән бәйле хәтәр маневрлардан тыелып тору зарур. Автомобильдә кышкы шиннар булырга тиеш.
Мөмкинлеккә карап автомобильдә ерак араларга сәфәргә чыгудан тыелып торырга кирәк, дип ассызыкладылар ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз