news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт архивы документ фондының 12 проценты 2020 елга кадәр цифрлаштырылырга тиеш

Бу эшләр 2020 елга кадәр каралган, әмма без инде бүген үк, зур архив буларак, 3,8 процент чиген узып киттек, диде Гөлнара Габдрахманова.

ТР Дәүләт архивы документ фондының 12 проценты 2020 елга кадәр цифрлаштырылырга тиеш
Султан Исхаков

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Дәүләт архивы документ фондының 12 проценты Россия Федерациясе планы буенча 2020 елга кадәр цифрлаштырылырга тиеш. “Бу эшләр 2020 елга кадәр каралган, әмма без инде бүген үк, зур архив буларак, эшнең 3,8 проценттан артыгын башкардык, - диде Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.

Гөлнара Габдрахманова архив материалларын цифрлаштыру процессы турында сөйләде. “Бездә хәзерге вакытта цифрлаштыру бик зур күләмдә ясала. Безнең 3 миллионнан артык фондыбыз бар. Цифрлаштыру башта 20 процент булырга тиеш дип игълан ителгән иде. Аннары инде ул программа проекты барып чыкмады һәм иң кирәкле документ фондының 12 проценты цифрлаштырылырга тиеш, диделәр. Бу эшләр 2020 елга кадәр каралган, әмма без инде бүген үк, зур архив буларак, 3,8 проценттан артыграк эшне башкардык. Ел ахырына кадәр бу саннар тагын да артыр, дип уйлыйбыз, чөнки бу эшләр хәзерге вакытта бик зур күләмдә алып барыла”, - диде ТР архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе.

  • “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында архив эшен үстерү өчен грант ярдәмен алу һәм “Минем шәҗәрә” конкурслары турында сөйләштеләр. Әлеге конкурслар Татарстан Республикасында Россия һәм Татарстан дәүләт архив хезмәтләренең 100 еллыгына әзерләнү кысаларында үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100