Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт архивы авыл хезмәтчәннәре турында фотоальбом бастырып чыгарачак
Фотоальбом ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан эшләнә.
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан ТР Дәүләт архивы республиканың төрле тармаклары үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең фотосурәтләре белән фотоальбом бастырып чыгарачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы утырышында ТР архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.
"ТАССРның 100 еллыгын оештыру алдыннан без җитәкчеләр һәм танылган кешеләрнең шәхси документларына аерым игътибар бирәбез. Республиканың төрле тармаклары үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр хакында фотоальбом чыгарырга планлаштырабыз”, - диде ул.
Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, Татарстанның авыл хуҗалыгы тарихы 1990 елдан башлап Татарстан Дәүләт архивында тулысынча чагылдырылмаган.
“Авыл хуҗалыгы тармагы архивларында 78 меңнән артык эш саклана. Икътисадның зур тармакларындагы программалар, грантлар, агросәнәгать өлкәсе турындагы документлар архивта сакланмаган. Шулай ук тармак җитәкчеләре һәм атказанган хезмәткәрләр эшчәнлеге турында да документлар юк”, - дип билгеләп узды ул.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кирәклеген әйтте. Ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәр район, предприятиеләр һәм анда эшләгән авыл хезмәтчәннәре хакында тулы бер белешмә тупларга кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз