Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә сөт продукциясе дегустацияләнде
Дегустация алдыннан сатып алынган үрнәкләр лаборатор тикшерү узган
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә, Европа сыйфат атнасы тәмамлану уңаеннан, Татарстан сәүдә челтәрләрендә сатып алынган сөт продукциясенә дегустация уздырылды.
Дегустация гадәти булмаган форматта үтте. Белгечләргә сыйфаты мәгълүм продукция үрнәкләре тәкъдим ителде. Чара башланыр алдыннан, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов сөйләгәнчә, алдан үткәргән сораштыру барышында күп кенә респондентлар нәкъ менә сөт продукциясен дегустацияләүне хуплаган. Фикер белешү республика халкының 92 проценты сөт продукциясен сатып алуны күрсәткән.
Лаборатор тикшерүләр өчен Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә, шулай ук Бельгия, Беларусь, Литва, Австриядә җитештерелгән 133 төр сөт продукциясе сайлап алынган. Ф.Хамматов билгеләп узганча, сөт продукциянә бәяләр кайсы төбәктән китерелүенә карап, нык аерыла. Әйтик, сатып алынган сөт үрнәкләренең бер литры 28дән 230 сумга кадәр йөри.
"Тикшерү нәтиҗәләре бәянең һәрчак сыйфатка туры килмәвен күрсәтә. Сыйфат һәм куркынычсызлык буенча кисәтүләрне продукциянең кыйммәте дә, арзаны да алды", - дип өстәде ул.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова хәбәр иткәнчә, тикшерелгән үрнәкләр арасында ашарга ярамый торганнары да ачыкланган. Аларда эчәк таякчыклары бактерияләре, күгәрек, чүпрә ачыкланган. Шул ук вакытта барлык продукция дә яраклылык вакыты чыкканчы сатып алынган һәм тиешле шартларда сакланган.
"Продукция җитештерүчедән кибет киштәләренә кадәр кыска юл узарга тиеш, күчергән вакытта саклау шартлары бер генә тапкыр бозылмый. Ничек кенә күп кабатланмасын, үзебездә җитештерелгән продукцияне сатып алырга кирәк. Ул чистарак һәм барлык таләпләргә дә җавап бирә", - дип саный Р.Арсланова.
Шулай ук ул бүгенге дегустациянең максаты - анализ нәтиҗәләре мәгълүм сөт продукциясенең тәм сыйфаты турында фикер алышу дип аңлатып узды.
Белгечләргә тикшерү нәтиҗәләрен тараттылар, анда һәр үрнәк буенча мәгълүмат: исеме, җитештерүче, товар төре, норматив документ һәм нәтиҗә язылган иде. Кызыл төс белән куркынычсызлык таләпләренә туры килмәү сәбәпле ашарга ярамый торган продуктлар күрсәтелгән. Андыйлар арасына Татарстанда җитештерелгән продукция дә эләккән: "Ватан" сөте ("Гимранов З.Г." КФХ, ТР Питрәч районы Питрәч авылы) һәм "Авылдаш" сөте ("Харисов Р.Р." КФХ, Түбә авылы, ТР Әгерҗе районы). Ике продуктта микробиологик күрсәткечләр буенча таләпләргә туры килмәү ачыкланган.
Шулай ук куркыныч продуктлар исемлегенә "Брест-Литовское" сөте («Савушка продукт» ААҖ, Брест, Беларусь Республикасы), «Пармалат» сөте («Белгородский молочный комбинат» ААҖ, Белгород, Белгород өлкәсе) һәм «Халяль Сальсабиль» сөте («Ближний круг» ҖЧҖ, Недельное авылы, Калуга өлкәсе) кергән.
Моннан тыш, «Приображенский» куертылган сөт белән капланган эремчек сырогы («Молочный завод Преображенский» ЯАҖ, Домодедово, Мәскәү өлкәсе), «Ростагроэкспорт» какао белән капланган эремчек сырогы («РостАгроКомплекс», Пушкин районы, Мәскәү өлкәсе), үсемлек мае кушылган ваниль тәмле эремчек сырогы (Тимашевский районы, Краснодар крае) да сәламәтлек өчен куркыныч дип табылган. Белгечләр шулай ук кара шоколад белән капланган куертылган сөтле «Тевье молочник» эремчек сырогын да («Коломнамолпром», Коломна, Мәскәү өлкәсе) сатып алмаска киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз