news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә яңа җитәкче билгеләнде

Ведомствоны 14 ел җитәкләгән Алексей Казаковны Игорь Марченко алмаштырды

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”).ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә яңа җитәкче. Әлеге җаваплы урынга ТР баш дәүләт регистраторы- Федераль теркәү хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкарган Игорь Александрович Марченко билгеләнде. Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов яңа җитәкчене хезмәт коллективына тәкъдим итте.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясен төзүнең башында торган, әлеге ведомствоны 14 ел җитәкләгән Алексей Николаевич Казаковка Премьер- министр рәхмәт сүзләрен җиткереп, аңа ТР Хөкүмәтенең Рәхмәт хатын тапшырды. Алексей Казаков, лаеклы ялда булуына карамастан, алга таба да ведомствога үзенең киңшләре белән ярдәм итеп торачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100