Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Саба кибетләрендә яраклылык вакыты чыккан продукциягә тап булган
Сәүдә нокталары директоры тикшерү турында алдан кисәтелгән булган
(Казан, 29 август, “Татар-информ”). ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан, Саба районында “Гөлхан” ҖЧҖ сәүдә объектларын тикшерү барышында, яраклылык вакыты чыккан азык-төлек продуктлары табылган.
Күзәтчелек ведомствосы хәбәр итүенчә, булачак тикшерү турында оешма җитәкчесе алдан белгән. Кибетләр көтеләчәк тикшерүгә әзерләнгән. Кибет киштәләре һәм витриналар ялтырап торган, сатучылар пөхтә киенгән. Әмма кибетләрне яраклылык вакыты чыккан товарлардан арындыру өчен, күрәсең, вакытлары һәм игътибарлары җитеп бетмәгән.
Тикшерү барышында киштәләрдә барлыгы 2 мең 887 сумлык яраклылык вакыты чыккан 10 лап төр азык-төлек продукты ачыкланган. Моннан тыш, 20 дән артык товарда бәяләре куелмаган булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз