news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Чирмешән районында М.Шәйхетдинов 12 мең ц ашлык суктырган

Муниципаль район башлыгы Нурәхмәт Хәмидуллин аңа акчалата премия тапшырды

  (Казан, 14 август, «Татар-информ»). ТР Чирмешән районында комбайнер М.Шәйхетдинов 12 мең ц ашлык суктырган. Муниципаль район башлыгы Нурәхмәт Хәмидуллин аңа акчалата премия тапшырды, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайты район мәгълүмат чыганагына сылтама белән.


Минсәгыйть Шайхетдинов “Чирмешән агро” авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәт куя. Уңыш җыю кампаниясе башланганнан бирле ул 12 мең ц ашлык суктырган, ә соңгы биш көндә – 3,6 мең ц арпа һәм солы. Икенче биш көнлек нәтиҗәләре буенча механизатор  “Нью-Холланд” һәм “Тукано” комбайннарында район ярышында  җиңүче дип табылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot