news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“ТР өчен иң яхшы илле инновацион идея” бәйгесендә - “Мәгарифтә инновацияләр” номинациясе

Әлеге номинациядәге премияләр мәктәпкәчә тәрбия, гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү буенча каралган

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея” V республика бәйгесе кысаларында “Мәгарифтә инновацияләр” номинациясен гамәлгә кую турында хәбәр итә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайт хәбәрләренә караганда, әлеге номинациядә 5 премия бирү көтелә. Премияләрнең берсе мәктәпкәчә тәрбия, икесе – гомуми белем бирү, икесе һөнәри белем бирү буенча каралган.

“Мәгарифтә инновацияләр” номинациясенә Татарстан Республикасының мәгарифтә инновацион проектларны тормышка ашыручы мәктәпкәчә тәрбия һәм гомуми белем бирү учреждениеләре педагогларыннан, 10-11 сыйныф укучыларыннан, башлангыч, урта махсус һәм югары һөнәри уку йортлары студентларыннан һәм укытучылар, профессорлардан заявкалар кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100