Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“ТР өчен иң яхшы 50 инновацияле идея”VΙ республика бәйгесенә заявкалар кабул ителә башлады
Проектларны сайлап алганда аларның республика өчен әһәмияте, заманча фән-техника үсешенә җавап бирүе, коммерциализацияләү мөмкинлеге төп критерийлар итеп алына
(Казан, 5 май, “Татар-информ”). ТР Инвестиция-венчур фонды һәм ТР Фәннәр академиясе “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея” VΙ республика бәйгесенә заявкалар кабул ителә башлавын хәбәр итә. Конкурска Татарстанның фәнни-техник, икътисади, социаль һәм гуманитар үсеше проблемаларын чишүгә юнәлдерелгән проектлар кабул ителә. Бәйгедә республикадан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән физик затлар катнаша ала.
Инвестиция-венчур фондыннан хәбәр итүләренчә, проектларны бәйге аша сайлап алганда аларның республика өчен әһәмияте, заманча фән-техника үсешенә җавап бирүе, республиканың төп социаль-икътисади приоритетларына туры килүе, проектны коммерциализацияләү мөмкинлеге төп критерийлар итеп алына.
VΙ республика бәйгесе “Перспектива”, “Мәгарифтә инновацияләр”, “Инновацияләр старты”, “Наноимпульс”, “Хезмәттәшлек”, “Елның иң яхшы ачышы”, “ТР социаль-икътисади үсеше” номинацияләрендә уздырыла. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар авторларына, номинацияләргә бәйле рәвештә, премияләр, исемле премияләр һәм стипендияләр тапшырыла. Югары сыйныф укучылары, студентлар өчен каралган “Перспектива” номинациясендә 50 шәр мең сум күләмендә 5 премия каралган. Шулай ук җиңүче яшьләргә югары уку йортларына керү өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рекомендацияләре бирелә. “Мәгарифтә инновацияләр”, “Хезмәттәшлек”, “Елның иң яхшы ачышы” номинацияләрендә шулай ук 50 шәр мең сумлык бишәр премия каралган. “Инновацияләр старты”, “Наноимпульс”, “ТР социаль-икътисади үсеше” номинацияләре җиңүчеләре өчен 50 шәр мең сумлык унышар премия каралган.
Әлеге республика бәйгесе кысаларында конкурс партнерлары проект авторлары өчен махсус премияләр һәм стипендияләр гамәлгә куйган. “Татнефтехиминвест-холдинг” һәм “Связьинвестнефтехим” ААҖ ярты ел дәвамында аена бишәр мең сумлык унышар исемле стипендия булдырган. “Ак Барс” Банкы” ААҖ утызар мең сумлык исемле премияләре дә ун авторга биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз