news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтрәч укулары “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” темасына багышланган

Кече Әтрәч авылында хәләл Сабан туй үткәргәннәр.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” темасына багышланган VII Әтрәч укулары узды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара татар халкының гореф-гадәтләрен саклау максаты белән оештырыла. "Әлеге җирлектә XII-XIII гасырларга караган зиратта борынгы кабер ташлары саклана. Быел да кайткан кунаклар әлеге каберстанга килеп Коръән укып, күмәк догалар кылу чарасында катнаштылар. Аннары чишмә янында мәҗлес уздырылды, дин әһелләре, галимнәрнең чыгышлары тыңланды", диелгән бу хәбәрдә.

Кунакларны Татарстан мөфтие исеменнән дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров сәламләгән һәм изге гамәлләр кылуны рамазан аеннан соң да дәвам итү турында вәгазь сөйләгән. Быелгы Әтрәч укуларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Фәннәр академиясе, ТР Дәүләт Советы, Тарих һәм Археология институты вәкилләре, галимнәр катнашкан.

Тарихчылардан Наил Таиров, Сөләйман Рәхимов, Эльмира Сәлахова, археолог Радион Хәмзин чыгыш ясаган. Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов әлеге чараны оештыручыларга, аерым алганда, Диния нәзарәтенә рәхмәт әйткән.

Соңыннан җәмәгать белән берлектә өйлә намазы укыганнар. Кече Әтрәч авылында хәләл Сабан туй үткәргәннәр.

"Әлеге укуларны оештыруда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе зур өлеш кертте. Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин киләчәктә укуларда тарихны белү буенча бәйгеләр оештыру тәкъдимен әйтте", диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100