news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР чөгендер үстерүчеләрен аграр фән өлкәсендәге соңгы яңалыклар белән таныштырачаклар

Семинар-киңәшмәләр “Нурлат шикәре” ЯАҖ һәм “Буа шикәр заводы” ҖЧҖ базасында узачак

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). 19 мартта “Нурлат шикәре” ЯАҖ базасында Нурлат зонасында шикәр чөгендерен үстерүгә багышланган семинар-киңәшмә узачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Чарага ТР районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, республиканың Нурлат, Чирмешән һәм Аксубай районнарының чөгендер игүче хуҗалыклары җитәкчеләре һәм баш агрономнары чакырылган. Семинар-киңәшмәдә Казан дәүләт аграр университеты галимнәре дә катнаша, алар шикәр чөгендерен үстерү өлкәсендәге кайбер яңалыклар белән таныштырачак. Быел әлеге культураның нинди орлыкларын чәчсәң, нинди технологияләр куллансаң яхшырак булачак? Семинар-киңәшмәдә әнә шул мәсьәләләргә игътибар бирү күздә тотыла. Үсемлекләрне корткычлар һәм авырулардан саклау буенча яңа препаратлар да игътибардан читтә калмаячак.
23 мартта шундый ук семинар-киңәшмә Татарстанның Буа районында да уза. Биредә республиканың Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы, Кайбыч һәм Югары Ослан районнары чөгендер үстерүчеләре аграр фән өлкәсендәге яңалыклар белән танышачак.




news_right_1
news_right_2
news_bot