Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР бюджеты кимендә 12 елга төзелергә тиеш була
ТР Дәүләт Советы утырышында республиканың Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелде
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының III утырышында “Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы Татарстан Республикасы законы проекты, ТР Бюджет кодексының аерым нигезләмәләрен федераль законнардагы үзгәрешләргә туры китерү максатында, әзерләнгән.
“Россия Федерациясе Бюджет кодексының 179 һәм 184 нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы 184 нче Федераль закон белән РФ субъектлары бюджетлары төзүнең программа принцибы күрсәтелә, ул 2016 елга һәм 2017-2018 еллардагы планлы чорына бюджетлардан башлап РФ субъектлары бюджетларын төзегәндә һәм үтәлешендә кулланылырга тиеш. Моннан тыш, бу Федераль закон белән РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең вәкиллекле органнарына РФ субъектлары дәүләт программалары проектларын карау һәм күрсәтелгән дәүләт программаларына үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәрне РФ субъектлары законнарында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашыру хокукы бирелә.
“Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр һәм “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләрнең хокукый хәлен камилләштерүгә бәйле рәвештә, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы федераль законның 30 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы 2014 елның 4 октябрендә кабул ителгән 283 нче Федераль законы һәм РФ Бюджет кодексына озак сроклы бюджет планлаштырулы маддә өстәлә. Аның нигезендә субъектлар озак вакытлы бюджет формалаштыруы мәҗбүри булып тора.
Әлеге закон проектын исәпкә алып, ТРда кимендә 12 елга бюджет фаразламасын төзү юлы белән озак сроклы бюджет планлаштыруын гамәлгә ашыру мәсьәләсен җайга сала торган маддә өстәргә дигән тәкъдим белән ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин чыкты.
Закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз