Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР буенча Җәзаларны үтәтү идарәсенең 2 нче төзәтү колониясе башлыгы үз кабинетында асылынып үлгән
Башлангыч тикшерү ачылган
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Татарстан буенча идарәсенең 2 нче төзәтү колониясе башлыгы Әзфәр Кадыйров үз-үзенә кул салган.
Идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Кадыйров гәүдәсе аның эш урынында табылган. Бүген аның гадәти эш көне булган. “Сәгать 8дә ул план нигезендә киңәшмә үткәргән, аның кул астында эшләгән берәү дә үз-үзен тотышында сәерлек тоймаган”, - диелә хәбәрдә.
Мәрхүм үлеме алдыннан бернинди кәгазь калдырмаган. Әлеге факт буенча идарәдә хезмәти тикшерү башланган.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә караганда, башлангыч мәгълүматларга караганда, эчке хезмәт полковнигы үз-үзенә кул салырга уйлап, эш кабинетында асылынган.
“Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Казан шәһәре Идел буе районы буенча тикшерү бүлегендә башлангыч тикшерү уздырыла”, - дип белдерде ул.
Әзфәр Кадыйровның 2 нче төзәтү колониясе белән 2013 нче елдан бирле җитәкчелек итүе билгеле. “Үзен бары тик уңай яктан, җаваплы, намуслы җитәкче итеп күрсәтте. Хөкем ителгәннәрне тоту шартларын яхшырту өчен күп нәрсә эшләде”, - диелә ТР буенча Җәзаларны үтәтү идарәсе матбугат хезмәтендә.
Идарәнең шәхси составы Әзфәр Кадыйровның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз