news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР буенча тикшерү идарәсе вәкиле һәм бала хокуклары буенча вәкаләтле гражданнарны кабул итәчәк

Чара Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә узачак

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). 18 нче ноябрь көнне Алексеевск районында Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин һәм ТР да бала хокуклары буенча вәкаләтле  Гүзәл Удачина гражданнарны кабул итәчәк.

Чара Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсе, Совет мәйданы, 1 адресы буенча узачак. Гражданнарны кабул итү буенча мәгълүматны 221-74-17 телефонына шалтыратып белергә була.

Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100