news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР буенча Росздравнадзор даруларны өйгә китерү буенча рөхсәтләрне рәсмиләштерә

Бүгенгә Татарстанда бары тик бер оешмага гына дистанцион сәүдә итү өчен рөхсәт биргәннәр.

ТР буенча Росздравнадзор даруларны өйгә китерү буенча рөхсәтләрне рәсмиләштерә

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). ТР буенча Росздравнадзор аптекалар өчен даруларны өйгә китерү буенча рөхсәтләрне рәсмиләштерә башлады. Бу хакта күзәтчелек органының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рөхсәт алу өчен даруханә оешмасы Росздравнадзорга электрон рәвештә гариза һәм аның билгеләнгән таләпләргә җавап бирүен раслый торган документлар җибәрергә тиеш», - диелә хәбәрдә.

Бүгенгә Татарстанда бары тик бер оешмага гына дистанцион сәүдә итү өчен рөхсәт биргәннәр.

Матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, «Дару препаратлары белән дистанцион сәүдәне рөхсәт итү» дәүләт хезмәте буенча гаризаны Росздравнадзорның рәсми сайтындагы «Электрон сервислар» бүлегендә тапшырырга мөмкин.

Гариза тапшырганнан соң, Росздравнадзор биш эш көне дәвамында рөхсәт бирү-бирмәү турында карар кабул итә.

ТР буенча Росздравнадзорда ачыклык кертүләренчә, наркотик һәм психотроп препаратлар, шулай ук рецепт буенча сатыла торган дарулар һәм этил спиртының күләме 25 проценттан артык тәшкил иткән составында спирт булган препаратларны дистанцион сату тыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100