news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” РФ төбәкләре арасында беренче урынны яулады

Биредә узган елгы нәтиҗәләр игътибарга алынган

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). ТР буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” РФ төбәкләре буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт учреждениесе филиаллары арасында беренче урынны яулады.
Россиянең төрле төбәкләрендәге коллегаларыннан аермалы буларак, ТР буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” белгечләре авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләренә орлыкны язгы–көзге кампаниягә әзерләү, үсемлекләрне чүп үләннәре һәм корткычлардан саклау, авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен карау, ашлыкны эшкәртү һәм башкалар белән бәйле иң зур күләмдә хезмәт күрсәткән. ТР буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” хезмәткәрләре бюджеттан тыш акчаларны да башкаларга караганда күрәк эшләгән.
Искәртеп узабыз, ТР буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” 2007 елда оештырылды. Предприятие белгечләре ел нәтиҗәләре буенча тәүге тапкыр беренче урынны яулады. Предприятие коллективына Мактау грамотасын Россия төбәкләре буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт учреждениесе директоры Александр Малько тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot