news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР буенча Росреестр идарәсе Бердәм консультацияләр көне үткәрә

Акциядә милеккә хокукларны рәсмиләштерү процессында катнашкан төрле оешма белгечләреннән консультация алып булачак

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). 20 ноябрьдә ТР буенча Росреестр идарәсе күчемсез милеккә хокук рәсмиләштерү сорауларына багышланган Бердәм консультацияләр көне үткәрә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада күчемсез милеккә хокук рәсмиләштерү процессында катнашучы төрле оешма: Росреестр, Кадастр палатасы, Пенсия фонды, Салым хезмәте, Федераль БТИ, Казан каласы башкарма комитеты белгечләреннән консультацияләр алырга була.

Казанда Бердәм консультацияләр көне 13тән 18 сәгатькә кадәр ТР буенча Росреестр идарәсенең Авангард урамы, 74 нче йорт, 7нче подъезд адресы буенча урнашкан үзәк офисында узачак.

Моннан тыш, Росреестр, Кадастр палатасы һәм опека һәм попечительлек органнары белгечләре ведомствоның Көньяк (Южный) (Җиңү проспекты, 100нче йорт), Яңа Савин (Ямашев проспекты, 82) һәм Елга аръягы (Гагарин урамы, 103) бүлекләрендә дә консультация бирәчәк.

Муниципаль районнар өчен Бердәм консультацияләр көне ТР буенча Росреестр идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә уздырылачак.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100