Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе: Пандемия аркасында Татарстанны ябу күздә тотылмый
Республикада санитар-эпидемиологик вазгыятьне тотрыклы дип бәялиләр.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасында Татарстан халкының башка төбәкләргә чыгуын чикләргә җыенмыйлар. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бүгенге көндә төбәкләрне, аерым алганда, Татарстан Республикасын ябу мәсьәләсе көн тәртибендә тормый. Бүген мондый ихтыяҗ юк. Ел һәм пандемия башланганда үткәрелгән барлык чаралар да акланган иде. Бу кешеләрнең бер төбәктән икенчесенә күчеп йөрүенә дә кагыла. Хәзер инде мондый чаралар алай ук актуаль түгел һәм алар дөрес булмаган нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин», - дип искәртте спикер.
Любовь Авдонина бүгенге көндә төбәкне ябарга җыенмауларын һәм бу мәсьәлә хакында фикер алышмауларын билгеләп үтте.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, үз чиратында, Татарстанда хәлнең тотрыклы булуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз