Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары "Мастерс" турнирына әзерләнә
Илһам Насыйбуллин су тубы буенча "Динамо-Мәскәү" җыелма командасы составында чыгыш ясаячак
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары, ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару хезмәте башлыгы, су тубы буенча СССРның спорт мастеры, күп тапкыр Россия чемпионы булган Илһам Насыйбуллин "Оргсинтез" бассейнында су тубы буенча күнекмә үткәрде. Ул "Мастерс" турнирына әзерләнә, анда "Динамо-Мәскәү" җыелма командасы составында чыгыш ясаячак.
Министр урынбасары журналистлар белән әңгәмәсендә сөйләгәнчә, чемпионатта катнашу аңа, беренче чиратта, кайчандыр су тубы уйный башлаган дуслары белән очрашу мөмкинлеген бирәчәк.
"Бүген мин 17 ел буе спорт белән шөгыльләнгән бассейнда. 1973 елда бассейн ачылды, мин яшүсмерләр разрядыннан башлап, спорт мастерына кадәр күтәрелдем. 9нчы сыйныфта "Синтез" спорт клубының төп составында уйнадым, аның белән бергә ил чемпионатында өч җиңү бәйрәм иттем, 4 көмеш һәм 3 бронза медаль яуладым. Мин шулай ук җыелма составында да уйнадым, анда 1981 елда СССР чемпионары исемен яуладык. Хәзер туган шәһәремдә дөнья чемпионатында катнашу мөмкинлеге бар. Мин "+50" категориясендә үз көчемне сынап карый алам. Биш тапкыр дөнья чемпионы булган "Динамо-Мәскәү" командасында чыгыш ясау минем өчен зур мәртәбә", - диде Илһам Насыйбуллин.
Аның сүзләренчә, "Мастерс" категориясендә дөнья чемпионатында катнашу тәкъдимен ул 2013 елда ук алган. Шуннан бирле ул көн саен диярлек бассейн, спорт залында шөгыльләнгән, күчмә ярышларда катнашкан.
Искәртеп узабыз: "Мастерс" категориясендә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты 5-16 августта уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз