Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ имтихан алу һәм теркәү подразделениеләре яңа эш режимына күчте
Билгеләнгән вакытка кадәр транспорт белән идарә итү таныклыкларын алыштыра алмый калганнар хәзер башка урынга мөрәҗәгать итәргә тиеш
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ имтихан алу һәм теркәү подразделениеләре яңа эш режимына күчте, дип хәбәр итә әлеге инспекция идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге.
Төгәлрәге, транспорт белән идарә итү таныклыкларын массакүләм рәвештә алыштыру төгәлләнү сәбәпле, Казанның Тэцевская, 5 һәм Оренбург тракты, 5 адреслары буенча урнашкан таныклык алыштыру пунктлары эшчәнлеген тәмамлый. Билгеләнгән вакытка кадәр транспорт белән идарә итү таныклыкларын алыштыра алмый калганнар хәзер Модельная, 10 адресы буенча урнашкан инспекциянең имтихан алу подразделениесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш була.
Югарыда әйтелгән 3 адрес буенча урнашкан имтихан алу һәм теркәү подразделениеләре бүгеннән башлап, 13.00-14.00 сәгатьләрдә төшке ялга тукталып, дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә көннәрне 8.00-20.00 сәгатьләрдә, чәршәмбе 14.00-20.00 сәгатьләрдә һәм якшәмбе 8.00-18.00 сәгатьләрдә гражданнарны кабул итә.
2008-2009 елларда ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ имтихан алу подразделениеләре тарафыннан 474 меңнән артык транспорт йөртү таныклыгы бирелгән, аларның 330 меңе гамәлдәге вакыты чыгуга бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз